На папину книгу... Горурлык "Гәйнә иле" китабы авторы Әмир ага Фатыйховка Бәхәс бара, белмим, күпме еллар: - Кем дәвамы монда? Ни халык? Җавап эзлим бүген шушы хакта, Синең язганнарга тукталып. Арта бара көчем, укыган саен Туа җанда үзгә горурлык, Һәр бүлеге олы хезмәтеңнең Кыйсса, дастаннарга торырлык. Бар икән шул горурланыр форсат, Сокланырлык икән үткәннәр. Бабаларым килмешәкләр түгел - Монда туып, монда үскәннәр. Икмәк үстергәннәр, урман арчып, Дошман килсә яуга чыкканнар, Җиде Газизләрең җиде тауда Хәбәр биреп учак якканнар. Авырлыклар көн дә очрап торган, Еш түгелгән кеше каннары. Ширәмәтнең бакыр базлары да Сыкраткандыр күпме җаннарны. Башкорт, дип тә, татар, дип тә безне Исбатлаулар, дөрес, җитәрлек. -Ник урыс түгел, - дип әйтүләр бар - Уйлый китсәң, исең китәрлек. Кысу, эзәрлекләү, кимсетүдән Бетмәгәнбез, шөкер, тапланып, Заман җилләренә бирешмичә, Тарихыбыз калган сакланып. Китабыңны укыйм... горурланып. Искә алам синең исемне. Онытыла язган тарихыма Яшәү биргән галим кешене.

Теги других блогов: книги культура башкортостан